Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Хаҗга бару ничә сум?

Хаҗга 25 июньнән оча башлаячаклар. Сәфәр 21 көн дәвам итәчәк.

"Быел хаҗга бару ничә сумга төшә?" - дип сорый Тукай районыннан Зөлфия. Татарстанның “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ-операторы җавап бирә:

— Эконом вариант белән хаҗга бару быел 350 мең сумга төшәчәк. Бу бәягә Мәскәүдән Дубайга кадәр самолет билеты, аннары 36 сәгать Мәккәгә автобуста барган юл чыгымы, 3 йолдызлы кунакханәдә яшәү, гид хезмәте кергән. Ашау, корбан чалу исәпкә алынмаган.   Стандарт вариант белән хаҗга бару 450-480 мең сум тирәсе торачак. Анысына Казаннан Җиддә шәһәренә кадәр самолет, 4 йолдызлы кунакханәдә яшәү, көненә ике тапкыр ашау, корбан чыгымы, гид хезмәте кергән. Бу очракта кунакханәләрдән мәчеткә махсус автобус йөртәчәк. Хаҗга 25 июньнән оча башлаячаклар. Сәфәр 21 көн дәвам итәчәк. 

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай