Ураза тотканда тырнак кисәргә, чәч буярга, мунча керергә ярыймы?
Дин һәм тормыш

Ураза тотканда тырнак кисәргә, чәч буярга, мунча керергә ярыймы?

Без бу айда гүзәл холыкка омтылырга тиешбез.

"Бу сорауда карашлар аерыла. Әмма галимнәрнең күбесе: «Мунча керергә ярый. Тик озаклап, тирләп, хәл китәрлек, тәнгә су сеңәрлек итеп утырмасаң яхшырак», – дигән фикердә тора. Уразада тырнак, чәч кисәргә, чәч буярга да ярый. Бу уразаны бозмый", - ди Мөдәррис хәзрәт Гыймранов.

Уразабыз кабул булсын өчен исә без таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тоелып торырга тиеш. Гыйбадәтәбез камил булсын өчен без шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләр кебек кимчелекләрдән үзебезне сакларга тиешбез.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


дин ислам изге ай

Нет комментариев