Россиядә мобилизация турында сүз бармый
Мондый хәбәрләрнең интернетта беренче тапкыр гына күренүе түгел инде.
Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергәнчә, хәзерге вакытта илдә мобилизация планлаштырылмый. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр матбугат чараларында Дәүләт Думасы депутаты Михаил Шереметның Украинада махсус операция максатларына ирешү өчен Россиядә мобилизация игълан итәргә кирәклеген белдерүе турында хәбәрләр пәйда булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев