Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Данлыклы көрәшче «Копчёный» турында китап дөнья күрде

Бу - шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның беренче проза китабы.

Бүген шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның чираттагы китабы дөнья күрде. Ул "Казан утлары" журналының кесә китаплары сериясендә нәшер ителде. Басманы редакцияләрдән, "ТАТМЕДИА" АҖнең газета-журналларын сату нокталарыннан алырга була.

Лилия үз битендә: "Данлыклы "Копчёный" турында - көрәшче Рәкыйп Хәмитов хакында китабым дөнья күрде. Ул - легенда! Ул - татар көрәшен сәнгать дәрәҗәсенә күтәргән кеше. Китапта - "Копчёный"ның тормыш һәм көрәш юлы, язмышы, серләре, әрнүләре... Легендар көрәшче җитмеш яшен тутырган көннәрдә дөнья күргән бу әсәр - Рәкыйп абыйга һәм Татар көрәшенә ихтирамым, рәхмәтем билгесе дә", - дип шатлыгы белән уртаклашты язучы.

Сүз уңаеннан бу шагыйрәнең беренче проза китабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа китап