Төнлә 8 сәгать йоклаганнан соң да үзегезне хәлсез тоясызмы?
Белгечләр кайвакыт моның сәбәбен дөрес сулыш алмаудан күрә.
Төнлә борын начар сулаганда, организм авыз аша сулыш алуга күчә. Йоклаганда ничек сулауның нинди аермасы бар инде кебек. Чынлыкта, аерма бик зур. Борын – гади генә «һава үткәргеч торба» түгел. Ул фильтр, дымландыручы һәм хәтта сулыш регуляторы кебек эшли.
Борында азот оксиды NO җитештерелә, бу матдә кан тамырларын киңәйтергә ярдәм итә, канны кислород белән туендыруны яхшырта һәм сулыш юлларының тонусын саклый.
Образлар аша аңлатып әйткәндә, борын аша сулыш алу ул яктыртылган шома юлдан бару кебек. Ә авыз аша сулау – караңгыда начар юлдан бару белән бер.
Авыз аша сулаганда:
• тел артка күчә;
• йоткылык юлы тарая;
• сулыш алу тигезле-тигезсез;
• уянып алулар һәм сулыш тукталуы куркынычы арта.
Монда иң кызыклысы башлана. Сүз – гормоннар турында. Нормаль йокы вакытында организм мелатонин (йокы гормоны) җитештерә, кортизолны (стресс гормоны) регулировкалый һәм инсулинга сизгерлекне яңадан торгыза.
Ләкин сулыш бозылса:
• йокы өстән-өстән генә була;
• мелатонин начаррак җитештерелә;
• кортизол күтәрелә;
• организм йокы вакытында тулысынча яңармый.
Нәтиҗәдә, иртәнгә арыганлык, борчылу, баллыны ашыйсы килү сизелә һәм күпләр «йокладым кебек, ләкин ял итмәдем» дип зарлана.
Моны аеруча хатын-кызларга белү мөһим. Апноэ, ягъни йокы вакытында сулыш алу тукталу, озак вакыт «ир-атлар проблемасы» булып саналды. Ләкин аның билгеләре хатын-кызларда башкача күренә.
Гырлау урынына күзәтелүче билгеләр:
• даими арыганлык;
• йокысызлык;
• борчылу;
• иртәнге баш авыртуы;
• кичен яки төнлә аякларның чымырдавы;
• йокының ял иттермәве.
Күп кенә хатын-кызлар бу билгеләрнең сәбәбен белмичә, еллар буе нәтиҗәләрен генә дәвалыйлар. Менопаузага кадәр гүзәл затларны өлешчә прогестерон саклый. Бу гормон:
• сулышны стимуллаштыра;
• кислородка сизгерлекне арттыра;
• сулыш юллары мускулларының тонусын саклый.
Менопаузадан соң прогестерон дәрәҗәсе белән сулыш юлларының тонусы кими. Өстәвенә, таза хатын-кызларның еш кына гәүдәнең өске өлешендә, шул исәптән муен өлкәсендә, май туплана, бу да сулыш алуга начар тәэсир итәргә мөмкин. Шуңа күрә менопаузадан соң хатын-кызларда йокы вакытында сулыш бозылу куркынычы берничә тапкыр арта.
Бу һәркемдә апноэ булачак дигән сүз түгел, борын томаланган гына да булырга мөмкин. Шулай да, даими рәвештә уянганда арыганлык һәм авызыгызның кибүен сизәсез, йоклаганда гырлыйсыз, сулыш тукталуларын сизәсез яки якын кешегез бу хакта әйтә икән, бу билгеләрне игътибарсыз калдырырга ярамый.
Фото авыз ачып йоклау / фото ясалма интеллект иҗаты
Нет комментариев