Чаллыда бөтенроссия конкурсы уза.
Чаллыда «Йөк машинасын иң яхшы йөртүче» бөтенроссия конкурсы уза. Анда йөк машиналарын йөртүчеләр 2 категориядә узыша: С категориясе (3,5 меңнән -10 мең тонна) һәм СЕ автопоезд йөртүчеләр.
Приз фонды 1 млн сум тәшкил итә. СЕ категориясендә җиңүчегә «КАМАЗ» ГАҖ дән махсус бүләк – «Москвич» автомобиле биреләчәк. Бәйге 2-4 сентябрьдә була. Гаризалар 22 августка кадәр кабул ителә.
Чара «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Юл хәрәкәте иминлеге» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы теләктәшлеге белән, «Росавтотранс» ФБУ заказы буенча оештырыла.
Конкурсны оештыручы булып Автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты (ОАО «НИИАТ») тора. Чара Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, «КАМАЗ» ГАҖ һәм «Шәһәр транспорты» МУП ярдәме белән үткәрелә.
Нет комментариев