Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Язучы Рушания Гыйләҗева кризистан чыгу юлларын үзенчә аңлата

Бүгенге кризис чорын ничек үтәсез? Газета укучыларыбызга шундый сорау бирдек.

– Товарны очсызрак бәядән алу өчен мин сезон тәмамланган вакытны көтәм. Ул чорда кием-салымның бәясе 50-70 процентка төшә. Бүгенге көндә булган киемнәрне кисәң дә яхшы анысы. Аларны шарф, төймә, брошь кебек аксессуарлар белән төрләндерергә мөмкин. 

Кием бер әйбер, бүген иң мөһиме сәламәтлегеңне кайгырту, яхшы туклану дип уйлыйм. Бүгенге вәзгыятьтә якыннарыңа, дусларыңа һәм бөтенләй чит кешеләргә кулыңнан килгәнчә игътибар күрсәтү бик кирәк дип саныйм. Бу үзеңә дә күңел рәхәтлеге китерә, башкаларны да куандыра. Табигатьтә йөрү, үзеңне рухи яктан үстерү, тормышка оптимистларча карау шулай ук кәефне күтәрә, гомерне озайта.

Ризыкны күбрәк үзем пешерәм. Бу, бердән, акчаны янга калдыра, икенчедән, сыйфатлы продуктлар кулланасың. Җиләк-җимешне суыткычта катырам, яшелчәләрне дә үзем үстерәм. Шикәрне бөтенләй кулланмыйм диярлек, чөнки кан куерта торган матдәләр арасында шикәр беренче урында. Пешергәндә бал кулланам. Барчабызга сәламәтлек, җан тынычлыгы телим, - диде язучы һәм шагыйрә Рушания Гыйләҗева. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев