Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сезне нәрсә борчый?

Подсолнухи микрорайонында юл булачакмы?

Тукай районы Әҗмәкәй авылы җирлегенә караган Подсолнухи микрорайонында яшәүчеләр юл турында инде күп еллар хыялланганнар иде. Ниһаять, аларның теләкләре тормышка аша. Бүгенге көндә подряд оешмасы Подсолнухи микрорайонының Магистральная урамында балчык түшәп тигезләү эшләрен алып бара. Аннан соң ком-таш түшәлеп, асфальт җәеләчәк.

Юл тө­зе­ле­ше өчен рес­пуб­ли­ка бюд­же­тын­нан 94 млн сум ак­ча бү­леп би­рел­де. Объ­ект­ның ту­лы бә­я­се – 348,6 млн сум. Биш чак­рым ара­да ас­фальт са­лу өчен та­гын 98,3 млн сум ак­ча ки­рәк. Рес­пуб­ли­ка бюд­же­тын­нан фи­нанс­лау үз ва­кы­тын­да ки­леп тор­са, бу эш­не 1 сен­тябрь­гә баш­ка­рып чы­га­чак­быз, – ди Ту­кай ра­йо­ны баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се­нең тө­зе­леш, ар­хи­тек­ту­ра һәм яшә­еш­не тә­э­мин итү бу­ен­ча урын­ба­са­ры Ра­фа­эль Игъ­ти­са­мов.

Би­ре­дә­ге җир ки­шәр­лек­лә­ре 10 ел элек Чал­лы шә­һә­ре­нең күп ба­ла­лы га­и­лә­лә­ре­нә би­рел­гән иде. Мик­ро­ра­йон­да яшә­ү­че­ләр юл­сыз­лык проб­ле­ма­сы бу­ен­ча Ту­кай ра­йо­ны җи­тәк­че­лә­рен суд­ка да би­реп, аны җиң­де­ләр.

Хәзерге вакытта Подсолнухи микрорайонында нинди эшләр башкарылып килә, анда яшәүчеләр юллар проблемасына ничек карый, аларның фикерләре нинди? Болар һәм башкалар турында тулырак "Шәһри Чаллы" газетасының иртәгә чыгачак номерыннан укый алачаксыз. Безнең белән калыгыз!

 

Фото: Зәрия Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл капиталь ремонт төзекләндерү яңа техника трасса