1 апрельдән машина йөртү таныклыгы алу өчен яңа кагыйдә кертелә
Россиядә 1 апрельдән машина йөртү хокукына имтихан тапшырырга рөхсәт алу һәм аннары машина йөртү таныклыгы алу өчен шәхси счетның иминият номерын (СНИЛС) бирергә кирәк булачак.
Шул ук вакытта яңалык барысына да кагылмаячак.
Россиядә чит ил дәүләтләренең дипломатик вәкиллекләре һәм консуллык учреждениеләре хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары, шулай ук Россия Тышкы эшләр министрлыгы каршында аккредитацияләнгән халыкара оешмалар һәм аларның вәкилле хезмәткәрләре машина йөртүчегә кандидат булган очраклар аерым булачак. Моннан тыш, яңа кагыйдәләр СНИЛСлары булмаган Россия гражданлыгы алмаган кешеләргә кагылмаячак, дип хәбәр итә "Риа новости".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев