Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 декабрьгә кадәр милек салымнарын түләү кирәк

Башкарма комитет, Чаллы шәһәре буенча Федераль салым хезмәте инспекциясе белән берлектә, 2020 ел өчен җир, транспорт, физик затлар милкенә салым, НДФЛ (салым агенты тарафыннан тотылмаган) 1 декабрьгә кадәр түләү кирәклеген искәртү өчен, шәһәрнең әйдәп баручы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

Салым законнары белән билгеләнгән срокта торак йортлар, фатир, җир участоклары, транспорт чаралары милекчеләре бюджет алдында үз бурычларын үтәргә тиеш.

«Бүгенге көндә «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисына физик затларның милек салымнарын түләү буенча 2020 ел өчен салым хәбәрнамәләре тулы күләмдә җибәрелгән. Хәбәрнамәдә күрсәтелгән салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк. Предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, мөлкәт салымнарын максималь рәвештә җыюны тәэмин итү һәм бурычлар үсешен булдырмау өчен, салымнар түләү кирәклеге турында гына түгел, салым законнарын үтәмәү нәтиҗәләре турында да коллективлар белән аңлату эшләре алып барырга кирәклеген билгеләп үтәсе килә. Муниципаль бюджетның керем өлешен үтәү шәһәрнең чыгым йөкләмәләрен үтәүне гарантияли», - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова.  
Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча Федераль салым хезмәте инспекциясе башлыгы урынбасары Нәзирә Шәрифуллина хәбәрнамәләрнең «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисына тоташкан барлык гражданнарына җибәрелүен аңлатты. Шәхси кабинетка керү мөмкинлеге булмаган кешеләргә хәбәрнамәләр почта аша кәгазь рәвештә, түләү вакыты җиткәнчегә кадәр 30 көннән дә соңга калмыйча киләчәк. Салым инспекциясенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп, шәхси кабинет булдырырга мөмкин. Шулай ук сервиска дәүләт хезмәтләре порталы реквизитлары буенча да керергә мөмкин (расланган шәхси кабинетлары булган очракта).
Санитар-эпидемиологик шартларны истә тотып, салымнарны дистанцион рәвештә теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин:
-  «Физик затлар салымнары» мобиль кушымтасы аша;
-  Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты»нда;
-  Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы ярдәмендә;
-  бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша;
-  түләү терминаллары, банклар яки почта бүлекләрендә.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салым