Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре артачак

Татарстанда эшләмәүче 800 мең пенсионерның пенсиясе артачак

1 гыйнвардан уртача иминият пенсиясе 1000 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова хәбәр итте. "Пенсия яшен арттыру белән бәйле рәвештә, РФ хөкүмәтендә 2019 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрнең күләмен 1000 сумга арттыру карары кабул ителде. Индексация эшләмәүче пенсионерларга гына кагылачак. Иминият пенсиясен якындагы алты елга 1,0705 процентка арттыру гарантияләнә", - диде ул.    Агентлык язуынча, эшләүче пенсионерларның индексациясе 1 августтан, ә социаль пенсия алучы пенсионерларның 1 апрельдән узачак. 

 

http://matbugat.ru/news/?id=24101

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев