115нче балалар бакчасы булачак төзүчеләрне әзерли
Яңалыклар тасмасы

115нче балалар бакчасы булачак төзүчеләрне әзерли

«Йолдызчыклар» балалар бакчасы нәниләре бик теләп «Робототехника» түгәрәгенә йөри икән.

- Безнең 115нче "Йолдызчыклар" балалар бакчасы нәниләре - чын мәгънәсендә иҗатчылар. Алар - булачак архитекторлар, төзүчеләр. Шушы түгәрәктә нәни иҗатчылар ниләр генә ясамыйлар: авызын ача-яба белүче алигатор, барабанда уйнаучы маймыл, сикерә белүче бака, үзйөрешле машина h. б. Мондый берсеннән-берсе төрле уенчыкларны балалар махсус Lego конструкторыннан ясыйлар, - дип хәбәр итә бакчаның тәҗрибәле мөгаллиме, "Робототехника" түгәрәген алып баручы Юлия Суслова.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев