Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

15 – 21 майга йолдызнамә: Кыслалар, җитте кеше уйларга!

Кучкар. Карьера беренче планга чыгарга мөмкин. Ә сез ял итәргә, шәһәрдән берәр кая чыгып кайтырга теләрсез. Ялларда эш турында уйларга туры киләчәк. Сез үз көчегезгә генә өмет итә аласыз. Ялгыз эшләү күбрәк нәтиҗә китерәчәк.

Үгезбозау. Бу атна берәр нәрсәне үзгәртү һәм яңа нәрсәне сынап карау өчен уңайлы вакыт. Пәнҗешәмбе кызыклы танышу булачак. Шимбә көнне көтелмәгән хәл булыр. Якшәмбе көнне ял итегез, дусларыгыз белән очрашыгыз. 

Игезәкләр. Иң кыю планнарыгыз тормышка ашачак. Яраткан кешегез сезне гаҗәпләндерәчәк. Иҗади потенциалыгыз, яшәү энергиясе, оптимизм, интуициягез артачак. Тормышыгызны яхшы якка үзгәртү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. 

Кысла. Берничә кечкенә эш турында түгел, ә иң мөһиме турында уйлагыз. Ял көннәрендә күп нәрсә ачылачак һәм сез уңышның якынлашуын сизәрсез. Рухи үсешегезнең яңа этабы башлана, үзегезгә җитәрлек вакыт калдырырга онытмагыз.

Арыслан. Бу атнада ял итегез, фантазиягә бирелегез. Үзегездә шигъри сәләтне ачарсыз яки рәсем ясый башларсыз. Кешеләргә сукыр рәвештә ышанмагыз, үз интуициягезне тыңлагыз. Ниятләнгәнне тормышка ашыру нәтиҗәле булырга вәгъдә итә.

Кыз. Атнаның беренче яртысы проблемалар белән көрәшергә мөмкинлек бирәчәк. Икенчесе бик уңышлы булмаячак. Планнар кискен үзгәрергә мөмкин, сәяхәткә чыгып китә аласыз. Бу атнада сезгә уңай атмосфера һәм якын кешеләрнең кайгыртуы кирәк.

Үлчәү. Атна сезне күңелле вакыйгалар белән сөендерер. Эштә артык игътибарны җәлеп итмәү яхшырак. Җитәкчеләрнең күзенә эләкмәскә тырышыгыз. Ял көннәрендә якын кешеләргә күбрәк вакыт бирегез. Кунакка, концертка барыгыз.

Чаян. Әгәр сез нәтиҗәләргә ирешергә телисез икән, бик нык эшләргә кирәк. Кулыгызны кушырып утырмагыз, хәзер сез күп нәрсәгә ирешә аласыз. Якыннарыгызга игътибарлы булыгыз, һәм алар сезгә дә шуның белән үк җавап бирерләр.

Укчы. Планнарыгыз тормышка ашырылмыйча калса, күңелсезләнмәгез. Бу хәлне үз файдагызга кулланып карагыз. Эш проблемаларына артык чумганлыктан, сез кайбер мөһим әйберләрне сизмәскә дә мөмкинсез. 

Кәҗәмөгез. Эш күп булачак, бөтен нәрсәгә җитешәм димәгез. Сез үз мәнфәгатьләрегезне якларга өйрәнергә тиеш. Хисләрегезгә күбрәк ышаныгыз, алар сезне алдамаслар. Шимбә – сәяхәт башлау өчен бик яхшы вакыт.

Сукояр. Бу атнада шәхси мөнәсәбәтләрне көйләү белән шөгыльләнергә кирәк. Атна уртасында мөһим очрашулар планлаштырыгыз. Сөйләшүләр никадәр актив булса, шулкадәр зуррак уңышларга ирешерсез. Әгәр шикләнсәгез, сорау бирергә икеләнмәгез. 

Балыклар. Карьера һәм мөһим эшләрне хәл итү өчен уңай вакыт. Ә менә апатия һәм ялкаулык яхшылыкка китермәячәк. Гаилә әгъзаларының мәнфәгатьләрен исәпкә алу яхшы булачак. Җомга көнне җитди сөйләшү яки зур бәхәс булырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев