Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

16 яшькә җитмәгәннәргә ягулык сатуны тыярга мөмкиннәр

Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе республика территориясендә 16 яшькә җитмәгән затларга мотор ягулыгын АЗСта сатуны тыю инициативасы белән чыгачак. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мототранспорт, питбайк, квадроцикл йөртүче балалар катнашында аварияләр арту сәбәпле, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе республика территориясендә 16 яшькә җитмәгән затларга мотор ягулыгын АЗСта сатуны тыюны билгеләү инициативасы белән чыгачак», – диелә ведомство хәбәрендә.

Инициатива Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча декабрь утырышында тәкъдим ителәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бензин бәя акча арту азс гаи ягулык