18 яшьлек егет ике кешене бәрдереп үтергән
Яңалыклар тасмасы

18 яшьлек егет ике кешене бәрдереп үтергән

Ул сәгатенә 150 км тизлек белән йөргән.

18 яшьлек егет каршеринг автомобиле белән автобус тукталышында торган ике хатын-кызны бәрдереп үтерде. Бер җәяүле төрле җәрәхәтләр алды. Фаҗига Түбән Новгородта булды. Машина салонында егет өч дусты белән булган. Машина йөртүче Даниил Марков таныклыкны 3 ай элек кенә алган. Якынча мәгълүматлар буенча, ул төнге шәһәрдә сәгатенә 150 км тизлек белән йөргән.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


югалту юл транспорт һәлакәте үлем-китем

Нет комментариев