18 мең штраф салынган, 8 млн сум акча җыелган
Яңалыклар тасмасы

18 мең штраф салынган, 8 млн сум акча җыелган

Татарстанда суд приставлары битлек режимын бозучыларны җаваплылыкка тарткан

Приставлар ике ай эчендә ТР халкыннан битлек режимын бозган өчен 8 млн сум җыйганнар. Бу хакта Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Соңгы ике айда Татарстанда пандемия фонында санитар режимны үтәмәгән өчен 18 меңгә якын штраф салынган. Битлекләр, перчаткалар юклыгы өчен штрафлар салынды. Оешмалар шулай ук термометрлар һәм дезинфекция чаралары булмаган өчен штрафка тартылган.

Кайбер гражданнар һәм компанияләр штрафны вакытында түләмәгәнлектән, документларны Татарстанның суд приставларына тапшырганнар, алар хокук бозучылардан 8,2 млн сум түләттергән.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев