20 апрельгә Чаллыда һәм Татарстанда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

20 апрельгә Чаллыда һәм Татарстанда һава торышы

20 апрельдә Татарстанда болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы була.

Төнлә һәм көндез яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +1..+6˚, көньяк-көнчыгыш районнарда +9˚, көндез +8..+13˚ градус.

Чаллыда болытлы һава көтелә, көндез аязучан. Яңгыр, төнлә урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 м, урыны белән көчәйгәндә 14 м/с тизлектә. 

Төнлә һаваның минималь температурасы +1..+6˚, урыны белән + 8˚. Көндез һаваның максималь температурасы +8..+13˚.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев