Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде

2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде.

 Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына еллык Юлламасында белдерде. Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында уза. ТР Дәүләт Советы сайтында  чыгышның турыдан-туры трансляциясе тәкъдим ителде. Үзенең Юлламасында Татарстан Республикасы Президенты традицион рәвештә, Татарстан якын киләчәктә игътибар бирә торган өстенлекле юнәлешләргә тукталды. Чарада Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм автокаланың өч район башлыклары да катнашты.

«Татарстан Республикасы тотрыклы үсешен дәвам итә, күп кенә социаль-икътисади күрсәткечләр буенча илдә алдынгы урыннар били, тормыш һәм бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тәэмин ителә. Соңгы дистә елда без икътисадның нәтиҗәле базар моделен төзедек, лаеклы социаль стандартлар һәм киң сәяси ирекләр булдырдык, кешеләрнең инициативаларын хуплау һәм гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырдык», – диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.

Алда торган истәлекле вакыйгаларга да тукталып үтте ул, шул исәптән, киләсе елда завод бәйрәм итәчәк КАМАЗның 50 еллыгына да кагылды. Шул уңайдан, Республика Хөкүмәтенә, шәһәр һәм завод җитәкчелегенә, федераль хакимият органнары белән берлектә, әлеге истәлекле дата белән бәйле эш планын кабул итәргә кушты.

Республика президентының тулы доклады белән биредә танышырга була.

 

http://nabchelny.ru/news/33742

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X