Татарстанда 17 яшьлек үсмер питбайкта йөргәндә бәрелеп  үлгән
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда 17 яшьлек үсмер питбайкта йөргәндә бәрелеп үлгән

18 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган.

ТР прокуратурасы хәбәр итүенәч, 19 августта   21 сәгатьтә Түбән Кама районы Красный Ключ бистәсендә 17 яшьлек үсмер 18 яшьлек кыз белән питбайкта йөргән.

Бер мизгелдә ул, идарәне югалтып, тимер киртәгә килеп бәрелгән. Яшүсмер шунда ук һәлак булган, пассажирын хастаханәгә озатканнар.

Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерү башланды. Аны прокуратура контрольдә тота.

Фото ТР Прокуратурасыннан алынды.


ЮХИДИ фаҗига балалар юл-транспорт һәлакәте

Нет комментариев