Яңалыклар тасмасы

Чаллыда автобус йөртүчене хөкем иттеләр

Ул шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Чаллы шәһәр суды җәяүлене бәрдереп үтергән «Mercedes-Benz» микроавтобусы йөртүчесен хөкем иттеләр.

Салонында 5 кеше булган автобус узган елның ноябрь аенда Машиностроительный урамыннан иртүк барган.

Бер мизгелдә игътибарын читкә җибәреп шул ук полосадан баручы ир-атны күрми кала.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле вафат булды.

Суд автобус йөртүчене шартлы рәвештә бер елга ирегеннән һәм шул вакытка машина йөртү хокукыннан да азат итте.  


Чаллы суды

Нет комментариев