Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2021 елда Татарстанда кече бизнес вәкилләренә 3,2 млрд сум күләмендә ярдәм күрсәтелде - ВИДЕО

2021 елда Татарстанда 1769 кече һәм урта эшкуарлык субъекты 3,2 млрд сумлык ярдәм алды. Әлеге ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында грантлар, субсидияләр һәм йөкләмәләр рәвешендә бирелде, дип хәбәр итә Татарстан Икътисад министрлыгы.

Узган ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләр 344,9 млн сумлык грантларга һәм субсидияләргә ия булды. «Агростартап» конкурсы нәтиҗәләре буенча 60 фермер һәм 41 кооперативка ярдәм күрсәтелде.
Моннан тыш, 2021 елда 17732 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты 168,3 млн сумлык мәгълүмати-консультацион ярдәм алган.

Ведомствода искәртүләренчә, Татарстан эшкуарларына өч юнәлеш буенча ярдәм алырга мөмкин.Болар – үзмәшгульләргә ярдәм итү, эш башлаучы эшмәкәрләргә ярдәм итү һәм гамәлдәге эшмәкәрләрне үстерү.

Ярдәм чараларын алу өчен Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондына (Казан, Петербург ур., 28), яисә фондның иҗтимагый вәкилләренә (fpprt.ru сайтының «Минем бизнес» бүлегендә танышырга мөмкин) һәм +7 (843) 524-90-90 кайнар линия аша, шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясе +7 (800) 444-16-70 буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Илкүләм проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән ил территориясендә гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X