Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының иң яхшы көрәшчеләрен Казанда бүләкләячәкләр

Чара «Ак Барс» көрәш сараенда узачак.

2-3 февральдә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда татарча милли көрәш буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә турнир узачак. Гадәттәгечә, ярышларны ачу тантанасында 2023 елның көрәш сезонына нәтиҗәләр ясалачак һәм иң яхшы командалар, көрәшчеләр, тренерлар, журналистлар бүләкләнәчәк. Исемлектә Чаллы спортчылары да бар. 

2023 елның иң яхшы командалары: 1нче урында – Әлмәт, 2нче урында – Яр Чаллы, 3нче урында – Арча, 4нче урында – Кукмара, 5нче урында – Балтач.

«2023 елның иң яхшы тренеры» итеп Чаллыдан «Витязь» спорт мәктәбенең милли көрәш буенча тренеры Илнур Хәйбуллин билгеләнде. Яшьләр белән эшләүче иң яхшы тренерлар арасында шәһәрдәшебез Илгиз Шәмсевәлиевны бүләкләячәкләр.

«2023 елның иң яхшы көрәшчесе» итеп Рәнис Гыйләҗетдинов билгеләнде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев