Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2024 елда пенсионерлар нинди салымнардан азат ителә?

Барыннан да элек, бу милеккә салымга кагыла.

Гамәлдәге законнар нигезендә, Россиядә пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге гражданнар берничә салым ташламасы ала, дип аңлатты «Прайм» агентлыгына «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградов.

Барыннан да элек, бу милеккә салымга кагыла. Пенсионерларга әлеге салымны бер фатир, дача кишәрлеге, хуҗалык корылмасы (50 квадрат метрга кадәр), иҗат остаханәсе, студия өчен түләргә кирәкми.

«Ягъни әгәр пенсионер яки пенсия алды яшендәге гражданның бер фатиры, бер дачасы һәм бер гаражы булса, ул милеккә салым түләми», - дип искәртте эксперт. Әгәр аның милкендә, мисал өчен, ике фатир бар икән, берсенә салым түләргә кирәк. Кайсына икәнен салым түләүче үзе яки салым хезмәте билгели.

Транспорт салымын түләүгә кагылышлы ташлама һәр төбәктә аерым рәвештә карала – кагыйдә буларак, пенсионерга ташлама бирәләр яки кайбер очракларда салым түләүдә гомумән азат итәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация