Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

214 меңнән артык Чаллы кешесе яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина ясаткан

Хәзерге вакытта Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 4 817 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 916,9 тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 0,9%ка артык.

«Мөрәҗәгатьләр тотрыклы рәвештә югары дәрәҗәдә кала. Госпитализациядәге кешеләргә килгәндә, 70%ка якыны - 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Яшьләр шулай ук авырыйлар һәм җитди авырыйлар дип искәртәсе килә, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә дә, яшьрәкләргә дә вакцинация ясарга кирәк», - дип аңлатты шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев.
Шәһәргә барлыгы 231 750 доза коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кайткан. Вакцинаның беренче компонентын – 214 988, икенче компонентын – 145 639 кеше ясаткан.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, вакциналаштыру пунктлары шәһәрнең барлык өлкәннәр поликлиникаларында һәм «Тулпар», «Мегастрой» сәүдә үзәкләрендә оештырылган һәм көн саен, шул исәптән ял көннәрендә дә эшли.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина карары нигезендә, хезмәт коллективларында вакцинация 80%тан да ким булмаска тиеш. Әлеге карарны үтәү барышы турында Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев сөйләде.
«Хәзерге вакытта 14 предприятие тикшерүдә. Вакцинацияләү дәрәҗәсе 80нән 96%ка тәшкил итә. «Челны-Бройлер»да, «Челныводоканал»да, «Акос-Челны» Сәүдә йортында, өч мәгариф учреждениесендә, медицина оешмаларында тикшерүләр дәвам итә. «РариТЭК» предприятиесен тикшерү материаллары буенча беркетмәләр төзелде, материаллар судка тапшырылды», – дип хәбәр итте шәһәрнең баш санитар табибы.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус