23 – 29 январьга йолдызнамә
Кучкар. Атна кызыклы танышуларга, мавыктыргыч ачышларга бай булачак. Дүшәмбе көнне көтелмәгән хәл килеп чыгуы ихтимал. Олы туганнарыгыз бик кыйммәтле киңәшләр бирер. Эштә активлык күрсәтегез. Ялларда көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәрсез.
Үгезбозау. Бу атнада сез интеллектуаль дәрәҗәгезне күтәрергә тиеш. Җомга кичен гаиләгездә яки якын туганнарыгызда үткәрү яхшы. Ял көннәрен дә актив итеп үткәрергә күнегегез: урманга чыгыгыз, тимераякта, чаңгыда шуыгыз.
Игезәкләр. Бу атнада теләкләр җиңел үтәләчәк, эшегездән дә чын ләззәт алачаксыз. Тормыштагы һәм әйләнә-тирәдәге үзгәрешләр сезгә файда китерәчәк. Ял көннәрендә якыннарыгыз һәм яраткан кешеләрегез арасында булырга тырышыгыз.
Кысла. Атна бик актив булырга вәгъдә итә. Күп нәрсәләр эшләп булачак. Гаилә яки эш проблемалары булса – аны чишәргә ашыгыгыз. Җомга – эшләрне тәмамлау, бурычларны кайтару, вәгъдәләрне үтәү өчен менә дигән көн. Бу эшне тиз арада башкару хәерле.
Арыслан. Шәхси план буенча төзелгән эш уңышлы булачак һәм сизелерлек уңыш китерәчәк. Бу атнада бизнеста да, шәхси тормышта да яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. Пәнҗешәмбе көнне бизнес өлкәсендә кызыклы тәкъдимнәр көтегез. Якшәмбе көнне ял итегез.
Кыз. Бу атнада яңа нәрсәләр белергә, күбрәк укырга һәм кешеләр белән танышырга ашыгыгыз. Дүшәмбе алынган мөһим мәгълүмат сезнең тормышка көчле йогынты ясаячак. Шимбәдә тыныч кына өйдә ял итегез, бу проблемаларны чишүнең иң яхшы юлы булачак.
Үлчәү. Эштә тыныч булырга һәм барлык үзгәрешләр яхшы якка гына дип юрарга кирәк. Чәршәмбе көнне куелган бурычларга игътибарлы булыгыз. Шимбәдә үзегезне яңа тәэсирләр белән сөендерегез, ләкин буш сөйләшүләрдән һәм кирәксез элемтәләрдән сакланыгыз.
Чаян. Бу атнада үз планнарыңны һәм ниятләреңне тормышка ашырганда тәвәккәл булырга кирәк. Сез күп нәрсәне үзгәртә алуыгызны аңларсыз. Яраткан кешегезне тыңларга өйрәнегез. Бу атнада бик күп катлаулы эшләрне уңышлы башкарырсыз.
Укчы. Бу атнада эш бик күп була. Сабырлык таләп ителә, ансыз алга бару мөмкин түгел. Сезнең өчен иң яхшы көн – пәнҗешәмбе. Ялларны туганнар яисә дуслар белән уздырыгыз. Олыларның да киңәшләренә колак салырга өйрәнегез.
Кәҗәмөгез. Эштә зирәк һәм акыллы булыгыз, сез моннан файда алырсыз. Бу атнада яңа мәхәббәтегезне очратуыгыз мөмкин. Иске дуслар белән очрашу шатландырыр һәм финанс ягыннан да бу бик файдалы булыр. Шимбә көнен балаларыгызга багышлагыз.
Сукояр. Шәхси тормышыгызны үзгәртү өчен яхшы вакыт, яңа эш таба аласыз. Максатларыгызны тормышка ашыру өчен тәвәккәллек кирәк булачак. Эшләр күп вакыт сораячак, ял көннәрендә ял да итә алмассыз. Якын кешеләрегезгә игътибар бирегез.
Балыклар. Тормышыгыз бик яхшы якка үзгәрәчәк. Кыенлыклар үткәндә калачак. Чәршәмбе көнне сезне бик кызыклы мәгълүмат та сөендерә ала, бу көнне ниятләгәннәрнең барысы да дусларыгыз һәм якыннарыгыз ярдәме белән тормышка ашачак. Ял көннәре кызыклы үтәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев