3 баланы бәрдереп үтергән хатынны 4 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр
2 яшүсмер аның туганнары булган.
2024 елның апрелендә Минзәлә районында булган коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә 3 бала һәлак булган иде. Бу фаҗигадә 37 яшьлек хатын-кыз гаепле. Монда язган идек.
26 ноябрьдә аңа карата чираттагы суд утырышы була. Анда Зилә Хөсәеновага хөкем карары чыгарачаклар.
Бер суд утырышында Зилә юл-транспорт һәлакәтендә ничек гапеле булуы турында сөйләгән. Ул прибор панелена карап, юлдан баручы малайларны күрми калган. Нәтиҗәдә Югары һәм Тау асты Текермәннәре арасындагы юлдан баручы 9, 10, 13 яшьлек малайларны машина бәрдергән. Балаларны Түбән Тәкермән авылында җирлиләр.
Дәүләт гаепләүчесе хатынны 4 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый.
Балаларның ата-аналары исә Зиләне шартлы рәвештә хөкем итү яклы дигән фикерләр дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев