30 меңнән артык табиб өстәмә акча алган
Яңалыклар тасмасы

30 меңнән артык табиб өстәмә акча алган

Бу акча сәламәтлек саклау учреждениеләренең беренчел звенода эшләүчеләренә бирелгән.

Татарстанда 30 меңнән артык, Чаллыда 25 мең сәламәтлек саклау хезмәткәре өстәмә акча алган. Моның өчен 2023 елда 184 млн сум акча тотылган. 

Бу акча беренчел звенода эшләүчеләргә, район һәм участок хастаханәләре, шулай ук ашыгыч ярдәм станциясе хезмәткәрләренә түләнгән. Белгечнең категориясенә һәм кайда эшләвенә карап, бер кеше 4,500-18.500 сум өстәмә акча алган. 

«Бу акча мәҗбүри федераль медицина иминияте фондыннан бирелә. Өстәмә түләү медицина оешмасы мәгълүматлары һәм һәр ай нәтиҗәләре буенча формалаштырылган электрон реестр нигезендә түләнә», – диләр РФ Социаль фондының Чаллы бүлеге хезмәткәрләре. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чир авыру сәламәтлек өстәмә акча

Нет комментариев