36нчы комплекста яшәүчеләр кар белән көрәшкә чыкты - ФОТОЛАР
Яңалыклар тасмасы

36нчы комплекста яшәүчеләр кар белән көрәшкә чыкты - ФОТОЛАР

Чаллының 36нчы комплексында яшәүче ир-атлар, хатын-кызлар һәм хәтта балалар бергә җыелып, йорт янындагы территорияне һәм йорт янындагы парковканы кардан чистарттылар.

Гүзәл Асарова, 36/6-2 йорты буенча җаваплы:

– Йортта яшәүчеләр белән ишегалалларын ялт иттереп җыештырып куйдык. Бердәмлектә көч бит. Күршеләр белән кичтән чыктык та, йорт территориясен кардан арындырдык. Белсәгез ничек күңелле булды: яше дә, карты да кар белән «көрәште» ул көнне. Аллаһка шөкер, безнең йортта яшәүчеләр бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәттә. Аларга бер сызгыру җитә диимме? Җыештырган арада күршеләр белән кызыклы видео да төшерергә җитештек. 

Людмила Калачева, 36/13 йорты буенча җаваплы: 

– Ялларда 36/13 йорты территориясен җыештырырга чыктык. Активистлар хәтта термос белән кайнар чәй дә алып чыкканнар иде. Рәхәтләнеп аралашып, чәйләр эчеп, территорияне, парковка җирләрен кардан чистартып куйдык. 


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев