4 тапкыр исерек килеш тотылды
Яңалыклар тасмасы

4 тапкыр исерек килеш тотылды

Хәзер аңа нинди җәза?

Салмыш килеш руль артына утырып йөрүче ир-ат ерак китә алмаячак. Чаллы суды аны 1 ел 8 айга ирегеннән мәхрүм итте. Җитмәсә, скутерын да дәүләт милкенә күчерде. 

Әлеге ир-ат 4 тапкыр исерек килеш тотылган була. Башта аны шартлы рәвештә, соңыннан 3 айга, 7 айга ирегеннән мәхрүм итәләр. Тик ул акылга утырмый. Соңгы тапкыр инспекторлар аны 4 май көнне «эләктерә». Ул төнне ул исерек килеш мопедка утыра. 11ләр тирәсендә төзелүче мәчеттән ерак түгел туктап сузылып ята. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев