Александр Попов шәһәрдәге бер йортка мурал ясады.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Шамил Усманов урамындагы 44/17а йорты диварына «Гаилә кыйммәтләре» дип исемләнгән мурал (Әби оныгы белән өчпочмак ясый) ясаган Александр Попов белән очрашты.
Александр Попов ясаган мурал Идел буе федераль округында узган «ФормАрт» бәйгесендә Татарстан данын яклап, җиңү яулады. Александрның хезмәте өчен бөтен Татарстан халкы тавыш бирде.
Наил Мәһдиев рәссамны җиңүе белән шәхси котлады. Александр Попов фестивальдә алган бүләген Чаллыга тапшырды. Киләчәктә ул тагын шәһәрне бизәүгә үз өлеше кертер.
Фотолар МэриЯ каналыннан алынды.
Нет комментариев