Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

42 комплекста вәхшиләрчә үтерелгән ир-ат буенча мәгълүмат бар

Чаллы суды матбугат хезмәте хәбәр итте.

42 яшьлек шәһәрдәшне интектереп үтергән ир-атларны суд бинасына алып килделәр. Аларга карата сак чарасы билгеләнде. Гаепләнүчеләрнең берсе 2 ай сак астында булачак. Икенчесе буенча җинаять эше карала башлады гына, ди Чаллы судының матбугат хезмәте.  

Исегезгә төшерәбез, узган атнада 42нче комплекстагы подвалларның берсендә сантехник-слесарьлар ир-ат мәетенә тап булды. Ир-ат нык кыйналган, хәтта колак очлары киселгән була. Хокук сакчылары гаепләнүчеләр эзенә 2 сәгать эчендә чыга. Алар - 40 һәм 45 яшьлек ир-атлар. Берсе шул комплекста сантехник булып эшли, икенчесе - дусты.

Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗига буласы кичтә алар бергә бытовкада спиртлы эчемлекләр куллана. Бераз вакыттан  араларында тавыш чыгып китә. Ир-атлар корбаныннан картада уйнап җиңгән 2 мең сум акча таләп итә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев