Машина юл кырыена төшеп киткән.
Бүген Чистай районында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Данауровка авылында 38 яшьлек машиан йөртүче «Лада» машинасы белән юл кырыена төшеп китә.
ТР Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, ир-ат тиешле тизлекне сайламаган. Нәтиҗәдә, машина аңа «буйсынмыйча» юл кырына төшкән, 48 яшьлек пассажир урында үлгән. Машина йөртүчене хастаханәгә алып киткәннәр. Алар икесе дә, сак каешын эләктермәгән булганнар.
Нет комментариев