5 елда 493 ишегалды яңарды
Чаллы мэры шәһәрдәшләрне ишегалларына чәчәкләр утыртырга чакырды.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән барлыкка килгән «Безнең ишегалды» программасының Чаллыдагы үтәлеше турында сөйләде.
Программа гамәлгә кергәннән бирле Чаллыда 493 ишегалды тәртипкә китерелде. Моның өчен 7 млрд 916 млн сум акча тотылды. 2024 елда 1 млрд 726 млн сумга 71 ишегалды яңартылды. 78 меңнән артык шәһәрдәшебезнең ишегалды танымаслык итеп төзекләндерелде. Эшләрнең сыйфатын «Главтатдортранс», «Главинвестстрой» дәүләт учреждениеләре тикшерә.
2025 елда тагын 79 ишегалды яңартылачак. Илья Зуев төзекләндерелгән ишегалларын сакчыл төстә чистартырга, тәртиптә тотарга кирәклеген искәртте.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев исә ишегалларында актив эшчәнлек алып барырга, балалар һәм яшьләр белән шөгыльләнергә, төзүчеләргә кешечә мөнәсәбәттә булырга чакырды.
«Төшке аш вакытында төзүчеләрне чәй, пылау белән сыйлагыз. Кешегә беренче чиратта җылы мөнәсәбәт кирәк», – диде.
Ул шулай ук шәһәрдәшләрне ишегалларына чәчәкләр утыртырга чакырды. Мисалга 89 яшьлек әнисен китерде.
«Әниебез яз саен чәчәк орлыклары алып, өй янына утырта. Гаиләдәге бөтен кеше аларны тәрбияләүгә үзеннән өлеш кертә. Без дә үзебез яшәгән йортлар ишегалларының хуҗалары булыйк. 8 млрд сум акчага ишегалларын төзекләндергән өчен бер тапкыр булса да җитәкчеләргә, төзүчеләргә рәхмәт әйтик», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев