5 мең сум ала башлыйлар
Яңалыклар тасмасы

5 мең сум ала башлыйлар

Карага кул куелган

Мишустин сыйныф җитәкчеләренә түләүләр турындагы яңа указга кул куйды.
Сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләрне Россиянең барлык мәктәпләре педагоглары алачак. Премьер-министр Михаил Мишустин тиешле карарны имзалады.
“Хәзер федераль башкарма хакимият органнары карамагындагы мәгариф учреждениеләре педагогларына да 5 мең сум күләмендә акча каралган. Мәсәлән, алар арасында Тышкы эшләр, Мәдәният, Транспорт, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары”, — дип хәбәр ителә Хөкүмәт сайтында.
Педагогларга сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләүләр турында карар Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча кабул ителде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев