Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

50%тан артык чаллылылар вакцинация уздылар

Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Сәламәтлек саклау идарәсе мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта вакцинаның беренче компонентын 180 002 кеше ясаткан, икенче компонентны 120 211 кеше куйдырган.

Бу Яр Чаллының өлкән халкының 54,4%ы. Хәзерге вакытта вакцинацияне көнгә уртача 3 500 кеше уза.
Ял көннәрендә һәм киләсе эшләми торган атнада вакцинация пунктлары штат режимында эшлиячәк. Поликлиникалардагы вакцинация пунктларына өстәмә рәвештә мобиль кабул итү нокталары ачылды. Алар «Мегастрой» һәм «Тулпар» сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Аларның эш графигы:
«Тулпар» - көн саен 8:00дән 19:00гә кадәр.
«Мегастрой» - көн саен 12:00дән 19:00гә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус