Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

6 яшьтән мәктәпкә баручы балаларга 10 мең сум тулиячәкләр

Социаль пособияләр турындагы Указга бераз төзәтмәләр керттеләр.

Алдагы көндә Россия Президенты Владимир Путин правительcтво әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Аның барышында мәктәп балалары өчен бер тапкыр гына бирелә торган пособие турындагы указга төзәтмәләр кертү турында әйтелде.  
Әлеге пособие 6 яшьтән мәктәпкә баручы балаларга биреләчәк, дип ассызыклады Президент. Вице-премьер Татьяна Голикова бер тапкыр бирелә торган пособияне 6 яшьләре 1 сентябрьгә кадәр туган балаларның әти-әниләре алачагын әйтеп үтте. 
Бу пособияне барысы бергә 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган 19,5 млн бала алыр дип көтелә.
Исегезгә төшереп үтәбез, алдарак бер тапкыр бирелә торган пособияне 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган мәктәп балалары алачак дип хәбәр ителгән иде.  

 

Фото: ysia.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кинотеатр янгын балалар закон