Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

63/13 социаль-ипотека йортын быел тапшырырга планлаштыралар

63 микрорайонда 17 торак йорт төзү планлаштырыла, чаллылылар 3,5 меңгә якын фатир алачак. Бүген бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев журналистлар һәм «Домкор» компаниясе җитәкчелеге белән очрашуда хәбәр итте.

Хәзерге вакытта әлеге микрорайонда биш торак йорт төзелә, бу 1336 фатир. Территорияне әзерләү узган елны башланды. Социаль ипотека буенча биредә 17 күп фатирлы торак йорт – 3563 фатир төзү планлаштырыла. Микрорайон 2 чиратка бүленгән (Җиңүнең 40 еллыгы проспектлары белән бүленә.
63/13, 63/15 урнашкан ике йорт югары әзерлек дәрәҗәсендә. Ел ахырына кадәр 63/13 йортын (170 фатир) файдалануга тапшыру бурычы тора. 63/15 йортын 2019 елның 1 кварталында (403 фатир) тапшырырга планлаштыралар. 63/01, 63/11, 63/12 йортларны 2019 ел ахырына кадәр тапшыру планлаштырыла. Инженерлык коммуникацияләре өлешендә зур эш алып барыла: җылылык белән тәэмин итү магистраль челтәренең 350 метрын һәм квартал эчендәге канализациянең 50 метрын саласы калды. Төзелеш тулысынча финанслау белән тәэмин ителгән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, микрорайонда 340 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә башлаган. Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, балалар 65 микрорайонда яңа мәктәпкә, балалар бакчасына килсен өчен, 2019 елның 1 сентябренә эшләрне тәмамларга тырышырга кирәк.
Наил Мәһдиев әлеге районның перспективалы булуын билгеләп үтте.
«Бу яңа үзләштерелә торган районнарда спорт объектлары кирәк. Алар гади һәм  бюджетныкы булырга тиеш. Территорияне комплекслы үзләштерү турында сөйләсәк, күп функцияле спорт залы булуы кирәк», - дип билгеләде Наил Мәһдиев.
Киңәшмә вакытында ТОСЭР резидентлары өчен 216 фатирлы йорт төзелеше планнары әйтелде.

 

http://nabchelny.ru/news/34409

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев