65нче комплекста төзелүче мәктәп уку сезонына әзер булырмы?
Чаллыда бетон җитмәве төзелештә ничек чагыла?
65нче комплекста төзелүче мәктәп сентябрьга әзер булачак. Бу хакта «Евростиль» компаниясе генераль директоры Илнар Гайсин хәбәр итте. Яңа мәктәпне аның компаниясе төзи. Мэр Наил Мәһдиев шәһәрдә бетон җитмәве ничек чагыла дип сорау бирде.
«Безне ел дәвамында цемент белән тәэмин итүче компания белән эшлибез. Шуңа күрә проблемалар юк. Үзара килешүебез бар. Мәктәпне билгеләнгән вакытка төзеп бетерергә җитешәбез», – диде Илнар Гайсин.
Алай гына да түгел, төзелеш бик тиз бара. Гадәттә мәктәпне кимендә 18 ай төзиләр. «Евростиль» компаниясе - ярты елда. Исегезгә төшерәбез, төзелеш март аенда башланды. Республика бюджетыннан 2 млрд сумга якын акча бүленеп бирелде. Яңа мәктәп 1224 укучыга исәпләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев