Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

7 яшьлек Инзил Миңнуллинга ярдәм кирәк!

Бала ДЦП белән авырый.

7 яшьлек Инзил Миңнуллин тумыштан урын өстендә. Бала 28 атнада дөньяга килә. 1 яше тулгач аңа ДЦП диагнозы куялар.

"Дәвалануга бик күп җирләргә йөрдек. Кызганычка каршы, 7 ел буена Инзил үз аякларына басып тәпи йөреп китә алмады", - ди әнисе Рүзилә.

Миңнуллиннар гаиләсе Арча районының Иске Иябаш авылында гомер итә. Инзилнең тагын ике энекәше бар. Акча җиткерү өчен гаилә башлыгы ике эштә эшләргә мәҗбүр.

"Инзильнең инвалидлык пенсиясе бар бит диләр. Әмма ул тернәкләнүгә китеп бара. Җитми дә әле ул", - ди Инзилнең әнисе. Шуңа күрә әни кеше битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорый. Тернәкләнүгә барлыгы 403 900 сум кирәк. 

Изге күңелле кешеләр киләсе номер буенча акчалата ярдәм итә ала. 

8919 685 28 30 (Сбербанк) - Миннуллина Рузиля Зуфаровна

Сбербанк картасы: 2202 2009 5094 8115

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм кирәк