7 кешене үтерүдә шикле Ильмира Гарданова эшендә яңалыклар бар
Яңалыклар тасмасы

7 кешене үтерүдә шикле Ильмира Гарданова эшендә яңалыклар бар

Аңа карата ачылган җинаять эшендә бер маддә буенча гаепләү эше туктатылган.

Тукай районында 4 баласын, ирен, әнисен һәм туганын яндырып үтерүдә шикләнелгән хатынга карата ачылган җинаять эшендә бер маддә буенча гаепләү эше туктатылган.

«Mash Iptash» телеграм-каналы хәбәр итүенчә, Тукай районының Сәет авылында 7 кеше янып үлгән янгынны чыгаруда шикләнелгән Ильмира Гардановадан бер эпизод буенча гаепләүне алганнар. 

Узган елның июнендә Тукай районы Сәет авылында кешеләрне тетрәндергән коточкыч янгын булды. Анда Ильмира Гарданованың 4 баласы, ире, абыйсы һәм әнисе үлде. 

 Тикшерүчеләр, янгынны Ильмира махсус оештырган, дигән фикердә.  Аны милекне юкка чыгаруда да гаеплиләр. Бу маддә буенча аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный иде. 

Татарстан прокуратурасы Ильмираны  бу маддәдән «азат итте». Йорт хуҗасының аңа дәгъвасы юк. Ул бары тик документларда гына хуҗа булып санала, ә чынлыкта Гарданова бу йортны  900 мең сумга сатып алган. 

Ильмира бүгенге көндә Тукай районында сыер савучы булып эшли.

Фото «Татар информ»нан алынды. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


суд утырышы Сәеттә янгын Ильмира Гарданова

Нет комментариев