Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

77нче гимназия – җиңүче

«Нур» яшьләр үзәгендә балалар иҗтимагый оешмалары лидерлары арасында «Гади хакыйкать» дигән интеллектуаль уеннар буенча республика чемпионаты тәмамланды.

Анда барлыгы 402 укучы катнашты. Уеннар яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтүгә багышланган иде. Нәтиҗәләр буенча 77 нче гимназия командасы җиңү яулады, икенче урында шул ук гимназиянең  тагын бер командасы һәм өченче урынны 1 нче урта мәктәп алды. Җиңүчеләр дипломнар һәм оештыручылардан призлар: шоперлар, повербанклар, флешкалар, антистресс-туплар белән бүләкләнделәр.

 

Фото: chelny-biz.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф