Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

8 мартка һава торышы

8 мартта нинди һава торышы булачак?

6 марттан башлап атна ахырына кадәр  температура төнлә шактый төшәчәк. Халыкара хатын-кызлар көнендә салкынча һава торышы булуы ихтимал. КФУ профессоры әйтүенчә, бу көн 6 һәм 7 марттан әллә ни аерылып тормаячак.  

«Циклон җылы алып киләчәк, ә аның тыл яки алгы өлеше нәтиҗәсендә температура төшә, метеорология кырларының үзгәрүе көтелә. 8 март 7се кебек үк салкынча булыр дип уйлыйм», — ди, Юрий Переведенцев.

Аның әйтүенчә, гадәттә, өч-биш көнгә әйтелгән фаразлар чынга аша. Шуңа күрә, декадага һава торышы фаразларына бераз төзәтмәләр кертелергә мөмкин. Шулай да, тулаем алганда һава торышы «уңайлы булачак, нинди дә булса катаклизмнар көтелми».

Чыганак: intertat.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X