ЗАГС идарәсе җитәкчесе хәбәр итте.
8.08.24. Матур дата. Яшьләр гаиләләрен матур даталарда теркәргә телиләр. Чәршәмбе көн булуына карамастан, Чаллыда бу көнне җомга, шимбә көннәренә караганда язылышучылар саны күбрәк.
ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова әйтүенчә, бүген 61 пар язылыша. Аларның беренчесе никахын иртәнге сәгать 10да терки. 16 сәгать 30 минутта бу көннең 61нче гаиләсе язылышу турындагы таныклык алачак.
Нет комментариев