Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

89 яшьлек ветеран: «Нигә дип өйгә кеше чакырыйм? Сайлауга үзем килдем»

Россиянең атказанган шахтеры, хезмәт ветераны Галимҗан Акмалов та сайлауларда тавыш бирде.

– Миңа баштан өемә киләбез дип әйткәннәр иде. Әле үз аякларымда йөреп торам, нигә дип өйгә кеше чакырыйм! Үзем килдем менә, тавыш та бирдем инде. Шушы яшемә җитеп, бернинди сайлауларны да калдырганым юк. Ә быелгысы аеруча да мөһим. Президент сайлыйбыз бит! Моны бар кеше дә аңласын иде, – ди Галимҗан Камаевич.

Ветераннан хезмәт юлы турында да сораштым. 

– Без гаиләдә 10 бала үстек. Хәзер, кызганыч, үзем генә инде. Иии, кызым, кайда гына эшләмәдем инде... 20 елдан артык тормышым Ростов якларындагы шахтада үтте. Менә аның өчен шушы медальне (Атказанган шахтер – авт.иск.) бирделәр. Аннары 95нче елларда Чаллыга күченеп кайттым. Хатыным да бар иде, тик ул күптән гүр иясе инде. Кызым да бар иде. Ул 2020 елда 60 яшендә гүр иясе булды, чирләде ул, тернәкләнеп китә алмады. Хәзер инде улым гына калды. Аның белән дә, оныклар белән дә көн саен сөйләшеп торабыз. Алар гел: «Бабай, ничек хәлләрең? Нәрсә кирәк сиңа? Ничек булышыйк?» - дип кызыксынып торалар. Кирәкми миңа бернәрсә дә, сәламәтлек кенә булсын, - дим. 

Икенче хатыным Мөхасәнә белән 16 ел тордык. Шундый әйбәт иде ул да, тик гомере генә кыска булды. «Карткаем, нәрсә пешерим үзеңә? Бүген нәрсә белән сыйлыйм үзеңне?» - дип кенә тора иде. Русча әйткәндәй «душа в душу» яшәдек без аның белән. 2011 елда мәңгелеккә югалттым үзен. 11 ел инде ялгызым гына торам. Тик бер дә боекмыйм. Аллаһка шөкер дим, шулай әкрен генә гомер итәм. Дистә еллар шәһәрнең Автозавод районында ветераннар советын җитәкләдем, хәзер анда эшләмим инде. Булды, җитте. Кичләрен гармунымны тартып җибәрәм, матур татарча көйләр уйныйм. Аннан да рәхәте юк. Берүк илләребез тынычлансын, бар кеше сәламәтлек белән гомер итсен дип телим, – ди мөхтәрәм ветеран.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев