9 градуска кадәр җылыта
Яңалыклар тасмасы

9 градуска кадәр җылыта

Синоптиклар хәбәр итте.

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә температура -2..-7 градус иде, көндез +2..+7 градуска кадәр күтәреләчәк.

 22 мартта, республика төньяк циклон йогынтысында булганлыктан җепшек кар явуы көтелә. Температура төнлә 0..-4 градус, көндез 0..+4 градус тәшкил итәчәк.

23 мартта, антициклон йогынтысында һава торышы яңадан тотрыклы булачак. Явым-төшемнәр көтелми, ә температура төнлә -5..-10 градус, көндез исә +2..+7 градус булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең фаразларына караганда, киләсе атна башында, 24-25 мартта, көндез +4..+9 градус җылы булачак.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев