9 миллион сумнан артык штраф
Яңалыклар тасмасы

9 миллион сумнан артык штраф

Шәһәр административ комиссиясенең эшен яхшырту өчен быел җиде «Дозор» программа-аппарат комплексы кертелде, ул төзекләндерү өлкәсендә хокук бозуларны автоматик режимда терки.

Административ комиссия рәисе урынбасары Айзирә Хәмзина әйтүенчә, 9 айда 10 меңнән артык беркетмә (машиналарны тиешсез урынга куйган өчен – 4278, тиешсез урында сәүдә иткән өчен – 2 827 һәм урам сәүдәсе оештырган өчен 1 174 беркетмә)  төзелгән.  9 айда кануннарны бозучылардан 9 миллион сумнан артык штраф түләтелгән.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


штраф

Нет комментариев