Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

91 яшьлек әби тавыш бирде

2169 нчы сайлау участогына өлкән буын вәкилләре дә актив килә. 91 яшьлек Агафия Кириллова әби дә сайлаудан читтә калмаган.

“Мин яшь чактан ук дәүләт эшләрендә актив катнаштым, сайлауларның берсен дә калдырмадым. Инде яшем  өлкән булса да, тавыш бирүгә бармыйча булдыра алмадым. Бу минем дәүләт алдында булган иң зур бурычларымның берсе дип саныйм һәм барлык гражданнарны да, аеруча яшьләрне, әлеге мөһим вакыйгадан читтә калмаска чакырам. Бу сезнең якты киләчәк өчен башкарыла торган эш”,- дип үз фикерен белдерде Агафия әби.
 

Сүз уңаеннан, әлеге сайлау участогында барлык санитария-чисталык саклау чаралары  тиешле дәрәҗәдә үтәлә. Тавыш бирергә килгән һәркемнең тән температурасы тикшерелә, бер тапкыр кулланылышлы бармакчалар, медицина битлеге һәм ручка бирелә.

 

 

 

 

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев