Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Адымнар”ны тиз адымнар белән

Полилингваль мәктәп төзелешенә 1 миллиард 450 миллион сум акча тотыла.

Шәһәр мэры  Наил Мәһдиев журналистлар белән берлектә, “Адымнар” проекты кысаларында, Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы һәм Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелә торган полилингваль мәктәп төзелешенең барышын карады. Бүгенге көндә биредә төзүчеләр  эшне төгәл  план буенча алып бара.

Мәгълум булганча,  гимназия эшмәкәр Алексей Мироновтан шәһәр милегенә кайтарып алынган җирдә төзелә. Проект буенча биредә 4 катлы, заманча җиһазланган зур уку йорты булачак. Анда  барлыгы 1224 укучы:  20 – башлангыч, 25 – урта сыйныф, 6 югары сыйныф укучысы кабул ителәчәк. Монда  балалар татар, урыс, инглиз телендә белем алачак.

Наил Мәһдиев башкарылган эшләрдән канәгать калуын әйтте: “Яңа уку елында Чаллыда шәһәр тарихында беренче тапкыр берьюлы 2 заманча мәктәп, 3 балалар бакчасы ачылачак. Полилингваль мәктәп төзелешенә 1 миллиард 450 миллион сум акча тотыла.”

Әлеге мәктәпне җиһазлау өчен генә дә 250 млн сум акча каралган.

Полилингваль мәктәптә ике бассейн, 560 урынлы актлар залы, ике спорт залы, китапханә, сыйныф бүлмәләре, ашханә – белем һәм тәрбия алу өчен барлык уңайлыклар да тудырылачак.

Мэр  әйтүенчә, заманча мәктәп шәһәрнең төрле районнарыннан татар, рус, инглиз телендә белем алырга теләгән, телләр өйрәнергә омтылган балаларны кабул итәчәк. Кабул иткәндә алар  махсус тест узарга тиешләр. Наил Гамбәрович балаларның мондый мәктәптә укуы  ата- аналар өчен дә җаваплылык, дип өстәде.

Полилингваль мәктәптә төзелеш эшләре 1 августка тәмамланырга тиеш. Мәктәп территориясе кече архитектура фигуралары белән бизәләчәк. Биредә өч спорт мәйданы һәм 50 урынлык велосипед кую урыны да булдырылачак.

Зөлфия ГАЛИМ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев