Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Ак калфаклы кыз» - Чаллыдан

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей укучысы Алия Нуриева «Ак калфаклы татар кызы» республика бәйгесендә Гран-при яулады. Аның бу җиңүе – гаиләсенә генә түгел, ә белем йорты өчен дә зур горурлык.

Лицей-интернат директоры, «Ак калфак»  Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге җитәкчесе Фирдүсә Әюпова: «Алиянең әти-әнисе дә милли җанлы, Нуриевлар күпләргә үрнәк гаилә. Милләтебезнең уңган, тырыш, татар телендә сөйләшә торган кызларын ачыклау максатыннан «Ак калфаклы татар кызы» бәйгеләрен һәр мәктәптә үткәрергә кирәк дип саныйм. Чөнки алар – булачак әниләр, гаилә җылысын саклаучылар, милләт сагында торучылар. Безнең Алиябез нәкъ менә саф татарча сөйләшә торган гаиләдә үсә, аның сеңелләре дә шундый. Мондый балалар, әти-әниләреннән үрнәк алып, киләчәктә үз балаларын да шулай тәрбияләрләр дип ышанам», – ди. 

Әйе, Нуриевлар гаиләсе – бик күпләргә үрнәк. Алар белән ихластан, рәхәтләнеп туган телебездә сөйләштек. Гаилә җылысын саклаучы, татар теле укытучысы булып эшләүче Лилия ханым кызы Алия белән горурлануын яшермәде. «Ул балалар бакчасына йөргәндә үк, төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулады. Татар телен камил белүе исә гаиләдән килә – без өйдә фәкать татарча гына сөйләшәбез», – диде ул. 

Татар гаиләсенең татарча сөйләшүе табигый хәл булырга тиеш. Ләкин урысча сөйләшүче татар гаиләләре дә күп бит. Ә Нуриевлар гаиләсе андыйларга үрнәк.

Лилия һәм Айдар Нуриевлар тумышлары белән Сарман районыннан. Икесе дә белемнәре буенча укытучылар. Лилия 64нче прогимназиядә татар теле укыта, Айдар – программист. Мәхәббәт җимешләре булып өч кызлары туган. Алия – 10нчы, Наилә – 8нче, Тамчы 6нчы сыйныфта укый. 

Алияне 5 сыйныфтан Гали Акыш исемендәге лицейга биргәннәр. 

– Бу лицейны башта үзем барып карадым. Бөтен җирдә татарча сөйләшәләр, милли мохит. Төрле тәрбия чаралары туган телебездә генә алып барыла. Кыскасы, биредә балага төрле яктан үсәр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, шуңа күрә, ике дә уйламыйча, зур кызыбызны шунда укырга бирдек. Моңа үкенгәнебез юк. Мәктәп тә, укытучылар да ошый,  сыйныф җитәкчебез Рәмзия Закирова да милли җанлы. Ата-аналар җыелышында аның чыгышын концерттагы кебек рәхәтләнеп тыңлыйбыз, –  ди Лилия Валерьевна. 

Алия турында укытучылар да: «Тырыш, тәрбияле, максатчан бала», – диләр. Ул «5»ле билгеләренә генә укый. Дизайнер булырга хыялланучы кыз «Да-Да»  сәнгать мәктәбен кызыл дипломга тәмамлаган. Милләт язмышы, тарихы, гореф-гадәтләре белән кызыксына. Җырларга ярата. 15нче Балалар сәнгать йортына йөргәндә Санкт-Петербургта узган бәйгедә 1 урын алган. Вокал укытучысы Лилия Вәлиуллина аның тавышын халыкчан дип бәяләде. Кыз – өй эшләрендә төп булышчы. Мондый тырыш, милләтпәрвәр кызның шәһәрдә узган «Ак калфаклы кыз» бәйгесенең шәһәр турында  җиңүе гаҗәп түгел. Ә менә аның республика бәйгесендә җиңүен Нуриевлар гаиләсе могҗизага тиңлиләр. «Казанга барыр алдыннан Алия: «Беренче өчлеккә эләгермен», – дигән иде. Республика бәйгесендә Гран-при алуы – барыбыз өчен дә көтелмәгән шатлык һәм горурлык булды», – диләр Нуриевлар. «Ак калфак»  Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге жюри шундый бәя биргәч, Алия чын татар кызы инде», – ди 64нче прогимназиянең татар теле укытучысы Гөлназ Галләмова. 

Нуриевлар гаиләсендәге кызларның барысы да шахмат, рәсем ясау, бию түгәрәкләренә йөреп, халыкара, ил һәм республикакүләм ярышларда призлы урыннар яулыйлар. Апаларыннан үрнәк алып, Наилә белән Тамчы да матур итеп татарча сөйләшәләр. Мәктәпләренең иҗтимагый тормышында актив катнашалар. Наилә Чаллы татар дәүләт драма театрының балалар  студиясенә йөри, Тамчы – оста биюче.  

Балаларны түгәрәкләргә, бәйгеләргә йөртү – күп чыгымнар сорый торган эш. Нуриевлар моңа зарланмыйлар: «Балаларыбыз – яшәвебезнең  мәгънәсе. Аларның һәрьяктан камил булып үсүләре өчен акча кызганмыйбыз. Әтиебез тырыша инде. Төрле ярышларга киемнәрне дә үзебез алабыз, юл, яшәү өчен  чыгымнарны да каплыйбыз. Дөрес, кайбер зур ярышларга барганда җитәкчеләр дә ярдәм итә. Кызларыбызның бәйгеләрдән призлы урыннар алып кайтуын бернинди акча да алыштыра алмый. Алар безнең киләчәгебез бит. Кызларыбыз хәзер үк өй эшләрендә безгә дә, авылдагы әби-бабайларына да ярдәм итәләр. Берүк исән-сау булсыннар, хыялларына ирешсеннәр, без аларга һәрвакыт терәк һәм таяныч булырбыз», – ди Лилия ханым. Амин, шулай булсын.

Материал газетага әзерләнгәндә Алиянең  «Илһамлы каләм» бәйгесендә дә җиңүе мәгълум булды. Милләтебез горурлыгына әйләнгән тырыш кызга киләчәктә дә уңышлар һәм бәхет  юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев