Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Актаныш Чаллыны өйрәтәчәк - ФОТОЛАР

"Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию, "Ак инеш" ансамбльләре, балалар коллективлары, җырчылар, нәфис сүз осталары чыгышларын халык бертуктамый алкышлады. Актанышлылар якташларына сәнгать шедеврлары күрсәтте!

"Энергетик" мәдәният сараенда Актаныш якташлары очрашуы узды.  Аны оештыручы ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева, пандемия аркасында мондый кичәләрнең тукталып торуын искәртте.

Актанышлылар да  менә ике елдан соң җыелды. Күренеп тора, сагындырган мондый очрашулар - зал шыгрым тулы. Гөлзада апа Актаныш районыннан чыккан кешеләрнең Чаллы язмышында, тормышында ролен бәян итте, аерым шәхесләргә тукталды. Сәхнәгә танылган композитор Илгиз Закиров,  җырчы Газинур Фарукшин, "Замана", "Яран гөл" ансамбльләре чыкты.

Бәйрәмнең икенче өлешендә Актаныш муниципаль районы сәнгать осталары чыгыш ясады. Алар Чаллыга иң күркәм иҗат җимешләрен алып килгән. "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию, "Ак инеш" ансамбльләре, балалар коллективлары, җырчылар, нәфис сүз осталары чыгышларын халык бертуктамый алкышлады.

Актанышлылар якташларына сәнгать шедеврлары күрсәтте! 

Соңыннан сүз алган район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов та мәдәният сәнгать үсешенә зур игьтибар бирелүен искәртте. "Актаныш - милли кыйммәтләребез бишеге ул, бүгенге чыгыш шуның чагылышы булды", - диде район башлыгы.
Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сәхнәдән Энгель Фәттаховка: «Бүгенге концерт программасын безнең укытучылар, сәнгать коллективларына да күрсәтергә мөмкинлек бирегез. Мондый югары дәрәҗәле сәнгать үрнәкләрен безнекеләр дә күрергә тиеш», - диде. Энгель Фәттахов ризалык бирде. 

Резидә Юсупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм мәдәният